90 псалом
Жугарыгы (Ходай) булышиб торган кеше кюктяге Алланын бoркяуе эченя урыннашыр. Ходайга aйтер: жаклаучым, сыйындырыучым, ышаныб торган Аллам дирер. Сине Ул тотарга жoрoученен тозагыннан, aляк сюздян коткарыр шул. Сине жилкясе белян каблаб торор, канатлары асында курыкмый торорсон; Анын чынныгы каблауыч кюк сине жабыб торор. Тoндяге куркынычтан, кoндoз атылыб килгян уктан. Карангыда була торган зыяннан, чирдян, тoш багытындагы женнян курыкмассын. Сул жагында менняб жыгылырлар, ун жагында ун менняб кырылырлар, сина жакыннашмас та. Син тик кюз салыб кна усалларга кайтарылганны кюрерсен. Эй Ходай, ышаныб торганым Син (диб aйтеуен белян), Жугарыгыны син сыйындырыучын иттен шул. Сина жаманнык теймяс, жортона да ауырыу жакыннашмас. Aр-бер жoрoшoндя сине Уз пяриштяляреня саклатыр шул. Сине алар кулларына кютяреб барырлар, аягын ташка сoртoнмяс. Аспидъ, Василискъ дигян жыланнарны жянчерсен, арысланны, аждагыны табтарсын. Мина oмoт тотканы oчoн аны коткарырмын, и семемне белгяне oчoн аны каблаб торормын. Мина тилмерся, аны эшетермен; кайгысында булышырмын; аны аралаб алырмын; аны данналдырырмын. Аны кюб жяшятермен, коткарганымны анар кюргезермен.
Молитва Честному Кресту
Безнен белян Алла торсон, Анын дошманнары таралышыб бетсенняр, Аны кюрялмый тороучылар Анын жoзoннян качсыннар: тoтoн таралган кюк таралышыб бетсенняр: утта балауыз эрегян кюк эреб бетсенняр. Алланы сoйoучеляр дя узляреня Кач билгесе куйыб, эй Ходайнын Терелек биря торган Качы, сoйoн, Сина кадакланган Ходай Иисусъ Христоснын кыуаты белян женнярне кыуарсын. Ул тамукка тoшoб шайтаннарнын кыуатын бетергян, Син Терелек биря торган Качынны безгя дошманнарны кыуарга биргянен диб aйтеуебездян женняр качсыннар. Эй Ходайнын Терелек биря торган ин кадерле Качы, Алланы Тыудырган Башкарыучы Кыз белян, бар изгеляр белян бергя гумер буйынчы булышыб тор. Аминь.